Сабыйларыбыз өчен
Ана телендә
Файдалы дус
«САФ» балалар радиосы ул:
балалар өчен мөмкинлекләр мәйданчыгы
әти-әниләр, укытучы һәм тәрбиячеләр көндәлек тормышта куллана алырлык ярдәмче
уникаль музыкаль һәм әдәби эчтәлек
САННАР
һәм нәтиҗәләр
Радио 2022 елның 1 июнендә -
Балаларны яклау көнендә энтузиастлар көче белән эшли башлады. Уртаклашкан саннар:
100
көн озынында 100дән артык кеше тыңлый
36000
36,000нән артык уникаль тыңлаучы
2,5
кулланучылар радионы уртача 2,5 сәгать тыңлый
ТАПШЫРУЛАР һәм СӘХИФӘЛӘР
Тапшырулар
«Иманлы иртә»
0+
Иртәбезне матур-хикмәтле фикер, эчкерсез шөкер һәм күпсанлы зекер белән башлыйк. Балаларга дин асылын, нигезләрен аңлатуга нигезләнгән
«Безнен табиб»
6+
Балаларның һәм әти-әниләрнең сәламәтлек турындагы меңләгән соравына үзебезнең табибыбыз, педиатрия доценты Илдус абый Лотфуллин җавап бирә
«Табигать балалары»
6+
Балаларның табигать өлкәсендәге күзаллауларын киңәйтү (хайваннар дөньясы, бөҗәкләр дөньясы, үсемлекләр дөньясы, табигать күренешләре һәм башкалар)
«Авазлар илендә»
6+
Балаларны татар телендәге авазлар, аларның характеристикалары, сөйләмдә дөрес әйтелешләре белән уен рәвешендә таныштыруга юнәлтелгән
«Гаилә көндәлеге»
6+
Хәялиевлар гаиләсе көн кадагындагы мәсьәләләрне уртага салып фикер алыша. Әти үз сүзен әйтә, Әни үз фикере белән бүлешә, Зөбәрҗәт белән Саҗидә әңгәмәдә шулай ук актив катнаша
«Хайваннар дөньясында»
6+
Тапшыру хайваннар дөньясы белән таныштыра. Һәр чыгарылышта билгеле бер хайванның табигате ачыла. Табышмаклар, иҗади биремнәр, шигырьләр аша тапшыруның эчтәлеге ачыла.
«Һөнәрләр»
6+
Төрле һөнәр ияләре, үз эшләренең осталары катнаша
«Зиһенле шәкерт»
6+
Тапшыру балаларга дини-әхлакый тәрбия бирүгә багышлана. Һәр чыгарылышта хәзрәт әһәмиятле темалар ача
«Гөлбакча»
6+
“Гөлбакча” кунакханәсендә яшь алып баручы үзенең талантлы яшьтәшләре белән таныштыра, аларның сәләтләрен барлый, уңышлары белән бүлешә
«Казан хәзинәсе»
6+
Тапшыру мәркәзебез Казанның күренекле һәм истәлекле урыннары белән таныштыруга багышланган
«Спорт»
6+
Спорт дөньясы белән бәйле яңалыкларны үз эченә ала, һәр чыгарылыш билгеле бер спорт төренә багышлана
«Галиҗанәп моң»
6+
Тапшыру радиотыңлаучыларыбызны музыка уен кораллары белән таныштыруга нигезләнгән. Һәр тапшыруда күренекле көй әһелләре катнаша
«Sayдәш»
6+
Әлеге тапшыру инглиз телен татар теле аша өйрәтә һәм инглиз телен җиңел үзләштерү серләрен ача торган тапшыру
«Табигатькә йөз белән»
6+
Тапшыру табигатьне саклау, табигать ресурсларыннан дөрес файдалану, экологик белемне үстерүгә багышланган
«Китап корты»
6+
Яңа татар балалар китапларына күзәтү, уку, кызыктыру, сорау-җавап, анализ
«Колак һәм тел»
6+
Әлеге тапшыру дөрес сөйләмне үстерүгә багышланган
«Асылзадә»
6+
Татар зәвыгының серләрен ачуга багышланган. Чыгарылышларда татар тасвири сәнгатенең осталары, сокланырлык гүзәл әсәрләре, рухи мирасыбызның җәүһәрләре хакында бәян ителә
«Гыйлем илендә»
12+
Тапшыру фәнне кызыклы һәм җиңел итеп аңлата. Тапшыруның максаты — фән турында татарча мәгълүмат ишетү культурасын булдыру, акыллы буын тәрбияләүгә теләктәшлек күрсәтү
«Саф дөнья»
12+
Заманча татар яшүсмерләре дөньясына караш. Һәр чыгарылышта яшүсмер алып баручылар кызыклы һәм талантлы яшьтәшләрен чакырып әңгәмә коралар
«Талпыну»
12+
Балалар өчен татарча җырлар иҗат итүчеләр турында
«Кунакханә»
16+
Тапшыру милли тәрбия һәм милли мәгарифкә, балаларда милли үзаңны формалаштыру һәм баетуга багышланган. Кунакханәгә үз өлкәсендә танылган һәм матур уңышларга ирешкән шәхесләр чакырыла
«Кара-каршы»
16+
Балалар психологиясе турында тапшыру
Сәхифәләр
«БӨРЛЕГӘН»
0+
Монда иң нәниләр өчен җырлар һәм юаткычлар, мавыктыргычлар яңгырый
«БЕЛМӘМЕШ»
0+
Балалар өчен татар телендә табышмаклар
«АЗАН ӘЙТҮ»
0+
һәр җомга баладан азан
«ХӘРӘКӘТТӘ–БӘРӘКӘТ»
0+
Ринат Роберт улы Шәриповтан баларга иртәнге физзарядка
«ХАЛЫК МӘКАЛЬЛӘРЕ»
0+
Төрле халык мәкальләре белән таныштыра торган сәхифә
«ТЕШ ЧИСТАРТУ»
0+
Дөрес итеп теш чистартырга өйрәткән сәхифә
«ГАҖӘПМЕ? ГАҖӘП!»
6+
Әлеге сәхифәдә дөньябыз, илебез һәм республикабыз белән бәйле кызыклы фәнни энциклопедик мәгълүмат яңгырый
Шәрипов Ринат Роберт улы
балалар тренеры, Россиянең дзюдо буенча категорияле казые, Татарстанның физик культурасы һәм спорт отличнигы, Россиянең дзюдо буенча спорт мастеры
ПАРТНЕРЛАР