«САФ балачак» - шигырьләр
Әби-бабай турында шигырьләр

«Әби күзлеген эзли»

Әби күзлеген эзли,
Кайда икәнен белми.
Күзлеге бит кулында,
Әмма ул аны сизми.

-Әби, әби,-дим аңа,
Каршысына ук килеп,
Җайлы булыр эзләргә,
Күзлегеңне ки элек.

Әби күзлеген кия,
Үзе елмаеп көлә.
-Рәхмәт, табып бирдең,-ди,
Аркамнан сөя-сөя.