«САФ балачак» - шигырьләр
Әби-бабай турында шигырьләр

«Үпкәләп булмый әбигә»

Әби миңа дәшә беркөн:
—  Рамил, Гамил, Данил, ди.
И-и-и, саташып ялгыш әйттем,
Наил, Камил, Рамил… ни…

—  Әби, — димен мин, елмаеп, —
Тагын дөрес булмады.
Алар бит — олы һәм кече
Кызларыңның уллары.

Ә ул көлә: — Әбиегез
Менә шундый инде, ди.
Азат улым, картайдым шул,
Гаепләмә мине, — ди.

Үпкәләп булмый әбигә,
Бик дөрес әйткән сүзе.
Без бит аның оныклары —
Унау, ә ул — берүзе.