«САФ балачак» - шигырьләр
Әби-бабай турында шигырьләр

«Үпкәләп булмый әбигә»

Әби миңа дәшә беркөн:
—#nbsp; Рамил, Гамил, Данил, ди.
И-и-и, саташып ялгыш әйттем,
Наил, Камил, Рамил… ни…

—#nbsp; Әби,#nbsp;— димен мин, елмаеп,#nbsp;—
Тагын дөрес булмады.
Алар бит#nbsp;— олы һәм кече
Кызларыңның уллары.

Ә ул көлә:#nbsp;— Әбиегез
Менә шундый инде, ди.
Азат улым, картайдым шул,
Гаепләмә мине,#nbsp;— ди.

Үпкәләп булмый әбигә,
Бик дөрес әйткән сүзе.
Без бит аның оныклары#nbsp;—
Унау, ә ул#nbsp;— берүзе.