«САФ балачак» - шигырьләр
Кыш турында шигырьләр

«Кышкы сурәт»

Бөтерчектәй бөтерелә,
Әй тирбәлә ак карлар…
Кыш — буяучы, табигатьне
Буяп чыккан, акшарлап!


Куе зәңгәр томан булып,
Урманга эңгер төшә.
«Җиһан тыныч йокласын», — дип,
Җил йөри, мендәр түшәп…


Чиксезлектә, җем-җем балкып,
Йолдызлар нидер көтә.
Шунда очып китәр сыман
Чыршы — яшел ракета!


Ылыс-канатларда — бәсләр,
Яна, әнә, елкылдап…
Вакыт безгә алып килә
Яңа ел — яңа китап!