«САФ балачак» - шигырьләр
Кыш турында шигырьләр

«Кышкы сурәт»

Бөтерчектәй бөтерелә,
Әй тирбәлә ак#nbsp;карлар…
Кыш#nbsp;— буяучы, табигатьне
Буяп чыккан, акшарлап!


Куе зәңгәр томан булып,
Урманга эңгер төшә.
«Җиһан тыныч йокласын»,#nbsp;— дип,
Җил йөри, мендәр түшәп…


Чиксезлектә, җем-җем балкып,
Йолдызлар нидер көтә.
Шунда очып китәр сыман
Чыршы#nbsp;— яшел ракета!


Ылыс-канатларда#nbsp;— бәсләр,
Яна, әнә, елкылдап…
Вакыт безгә алып килә
Яңа ел#nbsp;— яңа китап!