«САФ балачак» - шигырьләр
Әниләр турында шигырьләр

«Минем эш»

Әни белән бик рәхәт тә,
Бакчага барасы бар.
Ул киткәндә, тәрәзәдән
Кул болгап каласы бар.
Мин дә иртән эшкә китәм —
Бакчада минем эшем.
Барам, кичен әниемне
Сагынып кайтыр өчен.