«САФ балачак» - шигырьләр
Әниләр турында шигырьләр

«Бүләк»

Нәни кыз Гөлчәчәк
Салкын кыш көнендә
Чәчәкләр үстерә
Тәрәзә төбендә.

Су#nbsp;сибә аларга
Һәр иртә һәм кичен,
Беләмсез, ул#nbsp;шулай
Тырыша ни өчен?

Тиздән бит әниләр
Бәйрәме җитәчәк.
Шул көнгә зур бүләк
Әзерли Гөлчәчәк.