«САФ балачак» - шигырьләр
Яңа ел турында шигырьләр

«Бер яшькә үстем»

Көн салкын тышта,
Уйный кар-буран.
Ак төскә керде —
Бизәлде урам.

Тагын ямьлерәк
Итәргә илне,
Иске ел үтеп,
Яңа ел килде.

Ямьле Кыш бабай,
Килдең син безгә,
Кунак булырсың,
Кер өебезгә.

Кыш бабай, мине
Бүген син макта,
Бер яшькә үстем,
Син килгән чакта.