«САФ балачак» - шигырьләр
Яз турында шигырьләр

«Кояш, чык, чык, чык!»

Яз көннәре килгәндә,
Тау өстендә, чирәмдә
Утырабыз җыйнаулап,
Бишәү түгел, унаулап.

Кояш кача болытка,
Без калабыз суыкта.
Ә безгә җылы кирәк
Су керергә тизрәк.

Әй сорыйбыз кояштан,
Барыбыз бертавыштан:
— Кояш, чык, чык, чык!
Синең җылың бик тансык.

Чыксаң, без сөенербез,
Майлы ботка бирербез.
Майлы ботка — казанда,
Тәти кашык — базарда.

Тәти кашык саф алтын,
Кирәкми безгә салкын!