«САФ балачак» - шигырьләр
Яз турында шигырьләр

«Көлә-көлә кем килә?»

Сыерчыклар булып сайрый-сайрый,
Гөрләвекләр булып җырлый-җырлый
Һәм чәчәкләр булып көлә-көлә,
Җиргә-илгә Апрель килә…
Бөре булып борын төртә-төртә,
Яңгыр булып тәрәз чиртә-чиртә,
Язгы җилләр булып исә-исә,
Назлы кояш булып балкый-балкый,
Күрәсеңме, Апрель атлый…