«САФ балачак» - шигырьләр
Кыш турында шигырьләр

«Сыерчык бураннары»

Сыерчык бураннары
Урамны урап алды!

Шундый да бурап яуды,
Шундый да дулап яуды —
Ахрысы, кышның кардан
Планы тулмый калган…

Сыерчыклар нишлидер,
Поскан микән кай төшкә?
Сыерчык буранында
Ябалак карлар төшә!