«САФ балачак» - шигырьләр
Кыш турында шигырьләр
«Сыерчык бураннары»
Сыерчык бураннары
Урамны урап алды!
Шундый да бурап яуды,
Шундый да дулап яуды —
Ахрысы, кышның кардан
Планы тулмый калган…
Сыерчыклар нишлидер,
Поскан микән кай төшкә?
Сыерчык буранында
Ябалак карлар төшә!
Шәүкәт Галиев