«САФ балачак» - шигырьләр
Яз турында шигырьләр

«Яз килә»

Көннәр аяз, күктән алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы —
Сагынып көткән яз килә.


Әйтегезче, кайсы вакыт
Яздагыдан ямьлерәк?
Кыш айларын да яратам,
Әмма яз күңеллерәк.


Көннәр җылы, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә, —
Җәйге шатлык, көзге бәхет
Яз белән бергә килә.