«САФ балачак» - шигырьләр
Яз турында шигырьләр
«Яз килә»
Көннәр аяз, күктән алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы#nbsp;—
Сагынып көткән яз#nbsp;килә.
Әйтегезче, кайсы вакыт
Яздагыдан ямьлерәк?
Кыш айларын да#nbsp;яратам,
Әмма яз күңеллерәк.
Көннәр җылы, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә,#nbsp;—
Җәйге шатлык, көзге бәхет
Яз#nbsp;белән бергә килә.
Мөнир Мазунов