«САФ балачак» - шигырьләр
Көз турында шигырьләр

«Күңелсез көз»

Көннәр суынды,
Яфраклар сулды.
Көз җиттеме әллә -
Кошлар юк булды.

Кыйблага таба
Торналар оча.
Тауларны кара -
Болытлар коча.

Нинди салкын көз,
Тышта күңелсез!
Ничек яшәрбез
Чәчәксез, гөлсез?