Исем китә: безнең бабай
Җитмеш төрле һөнәр белә.
— Каян болай, ничек алай?
Дисәң әгәр, көлә генә.
— Без, оланнар, яшь чагында
Трай тибеп йөрмәдек, ди.
Әти нәрсә кушса, шуны
Иренмичә эшләдек, ди.
Җитмеш төрле һөнәр белү -
Зур тырышлык хикмәте, ди.
Һөнәре юк кешеләрнең
Булмый иде икмәге, ди.
Әйтсәм әйтим, — диде бабай, —
Гомер буе гел эшле бул.
Иң-иң татлы, затлы җимеш —
Тырыш хезмәт җимеше ул.
Җитмеш төрле һөнәр белә.
— Каян болай, ничек алай?
Дисәң әгәр, көлә генә.
— Без, оланнар, яшь чагында
Трай тибеп йөрмәдек, ди.
Әти нәрсә кушса, шуны
Иренмичә эшләдек, ди.
Җитмеш төрле һөнәр белү -
Зур тырышлык хикмәте, ди.
Һөнәре юк кешеләрнең
Булмый иде икмәге, ди.
Әйтсәм әйтим, — диде бабай, —
Гомер буе гел эшле бул.
Иң-иң татлы, затлы җимеш —
Тырыш хезмәт җимеше ул.