«САФ балачак» - шигырьләр
Әби-бабай турында шигырьләр

«Безнең бабай»

Исем китә: безнең бабай
Җитмеш төрле һөнәр белә.
—#nbsp;Каян болай, ничек алай?
Дисәң әгәр, көлә генә.

—#nbsp;Без, оланнар, яшь чагында
Трай тибеп йөрмәдек, ди.
Әти нәрсә кушса, шуны
Иренмичә эшләдек, ди.

Җитмеш төрле һөнәр белү -
Зур тырышлык хикмәте, ди.
Һөнәре юк#nbsp;кешеләрнең
Булмый иде икмәге, ди.

Әйтсәм әйтим,#nbsp;— диде бабай,#nbsp;—
Гомер буе гел эшле бул.
Иң-иң татлы, затлы җимеш#nbsp;—
Тырыш хезмәт җимеше ул.