«САФ балачак» - шигырьләр
Әби-бабай турында шигырьләр
«Дәү әнидә кунакта»
Җәй көне булдым авылда,
Дәү әнидә кунакта.
Татарча сөйли белергә
Өйрәндем мин шул чакта.
Өйрәнмичә булмый анда,
Русча берни белмиләр.
Әллә уйнап, әллә чынлап:
«По-русски не знай», — диләр.
Тавыклар да, үрдәкләр дә
«Куш-шай» — дисәң, качалар.
«Аша», — дисәң, авызларын
Бик зур итеп ачалар.
Сөтләре дә, каймагы да
Бөтенләй башка анда;
Авылда дәү әниләрдә
Торсаң иде һаман да.
Киләсе җәйдә әни дә,
Әти дә барыр әле,
Һәм татарча сөйләшергә
Өйрәнеп кайтыр әле.
Җәвад Тәрҗеманов