«САФ балачак» - шигырьләр
Әниләр турында шигырьләр

«Минем әнием - тегүче»

Өстемдәге күлмәгемә
Күпләр карый сокланып.
«Кем текте?» — дип, кайберләре
Сорап куя тукталып.
«Әнием, дим, әнием минем —
Фабрикада тегүче».
Бер мин генә түгел әле
Ул теккәнне киюче.