«САФ балачак» - шигырьләр
Кыш турында шигырьләр

«Кар яуды»

Менә нинди кар яуды:
Ап-ак булды җир өсте.
Чаналарга, чаңгыларга
Җиткереп булмый эшне.

Бөтен дөнья чаж да#nbsp;чож,
Тауда#nbsp;— тау шуучылар.
Тау асты да#nbsp;чуп-чуар,
Тау өсте дә чуп-чуар.

Тау башыннан төшкәндә
Мәтәлләп тә китәләр.
Ничек итсә итәләр,
Барыбер төшеп җитәләр.

Гел шома гына булмый шул,
Кайчакта егылалар.
Егылсалар егылалар,
Алар бит чыныгалар.