«САФ балачак» - шигырьләр
Яз турында шигырьләр

«Язгы тантана»

Язбикә болыннар буйлап
Чәчәкләр сибеп йөри.
Җил чәчәкләр тирәсендә
«Әпипә» биеп йөри.
Кояш чәчәкләргә карап
Күктән кул чабып тора.
Кояшның алкышы җиргә
Нур булып тамып тора.