«САФ балачак» - шигырьләр
Әниләр турында шигырьләр
«Бушлык»
Өйнең эче яп-ялангач,
Белмимен әллә нигә.
Кайтып керәсе дә килми
Бүген бөтенләй өйгә.
Бөтен нәрсә үз урынында,
Тик җитешми әллә ни…
Әй, онытып торам икән,
Өйдә юк бүген әни.
Фәнис Яруллин