«САФ балачак» - шигырьләр
Әниләр турында шигырьләр

«Әни»

Иң матур юллар — син йөргән юллар.
Иң тәмле сулар — син биргән сулар.
Иң йомшак куллар — син сөйгән куллар.
Иң якты моңнар — син белгән моңнар.
Иң кайнар эзләр — син баскан эзләр.
Иң моңлы күзләр — син баккан күзләр.
Иң тугры сүзләр — син әйткән сүзләр.
Иң сабыр йөрәк — синең йөрәгең.
Иң талмас беләк — синең беләгең.
Иң изге теләк — синең теләгең.
Иң бөгелгән бил — ул синең билең.
Гөл сибелгән тел — ул синең телең.
Үч тотмас күңел — синең күңелең, Әни!