«САФ балачак» - шигырьләр
Әниләр турында шигырьләр

«Әни»

Иң матур юллар#nbsp;— син йөргән юллар.
Иң тәмле сулар#nbsp;— син биргән сулар.
Иң йомшак куллар#nbsp;— син сөйгән куллар.
Иң якты моңнар#nbsp;— син белгән моңнар.
Иң кайнар эзләр#nbsp;— син баскан эзләр.
Иң моңлы күзләр#nbsp;— син баккан күзләр.
Иң тугры сүзләр#nbsp;— син әйткән сүзләр.
Иң сабыр йөрәк#nbsp;— синең йөрәгең.
Иң талмас беләк#nbsp;— синең беләгең.
Иң изге теләк#nbsp;— синең теләгең.
Иң бөгелгән бил#nbsp;— ул#nbsp;синең билең.
Гөл сибелгән тел#nbsp;— ул#nbsp;синең телең.
Үч тотмас күңел#nbsp;— синең күңелең, Әни!