«САФ балачак» - шигырьләр
Яңа ел турында шигырьләр

«Кыш бабай бүләкләре»

Матур бәйрәм җырыбыз
Яңгырагач еракка,
Кыш бабабыз ишетеп
Килде безгә кунакка.
Елмаеп, ул эндәшә:
«Исәнмесез, дусларым!
Ямьле бәйрәм кичендә
Яусын сезгә котлавым.
Нинди әйбәт уйныйсыз
Яшел чыршы янында.
Бүләк биреп, мин сезне
Шатландырыйм тагын да.
Чикләвекләр җибәрде
Җитез тиен урманнан.
Баллы ап-ак күмәчләр —
Бүләк сезгә куяннан.
Дус-ишләре алдында
Калмас өчен көлкегә,
Перәннекләр-конфетлар
Төреп бирде төлке дә…
Менә тагын әфлисун,
Нинди пешкән, күрегез;
Боларны соң җәнлекләр
Каян алган — белегез…"