«САФ балачак» - шигырьләр
Кыш турында шигырьләр

«Кар бабай»

Мин ясаган кар бабайга
Бөтен урам сөенә.
Чөнки ул чын кеше кебек
Сөйләшә, җырлый белә.
Я кинәт көлеп җибәрә,
Скрипка сыздыра;
Я ул сандугач шикелле
Чут та чут сайрап тора.
Матур итеп шигырь укый,
Мәзәк сөйләп көлдерә,
Хәтта һава торышын да,
Бер көн алдан белдерә!
Бу кар бабайны ясавы
Кыен булмады һич тә:
Нәни транзисторымны
Куеп калдырдым эчкә!