«САФ балачак» - шигырьләр
Җәй турында шигырьләр

«Җәй»

Елның иң ямьле вакыты —
Кошлар сайрап торган чак.
Кәрҗинебезне тутырып,
Гөмбә, җиләк җыйган чак.
Зәңгәр күлне иңләп-буйлап
Туйганчы су кергән чак.
Болында күбәләк куып
Уйнаган чак, көлгән чак.
Агачлар яшел күлмәктән
Шаулап кына торган чак.
Ап-ак тупыл мамыклары
Бар дөньяга тулган чак.
Урамнан керәсе килми —
Кичкә кадәр йөргән чак.
Болындагы чәчәкләрдән
Такыялар үргән чак.
Авыллардан шәһәрләргә
Кунакларга барган чак.
Урамнарны иңләп-буйлап
Уйный-уйный арган чак.
Җәй аенда бигрәк рәхәт,
Ямьле безнең балачак!