«САФ балачак» - шигырьләр
Әниләр турында шигырьләр

«Минем бүләк»

Сигезенче март —
Әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.
Ничек табарга,
Кайда чәчәк бар?
Кая карама —
Каплаган ак кар.
Әнигә шигырь
Бирдем бүләккә.
«Гомергә, — ди ул, —
Калыр йөрәктә".