«САФ балачак» - шигырьләр
Көз турында шигырьләр

«Көзге табын»

Көзге табын - бай табын,
Кыяр, карбыз һәм кавын
Телем-телем теленгән,
Өем-өем өелгән.

Алмалары ал төсле,
Балкып туган таң төсле.
Капсаң - эри авызда,
Һәр кисәге бал төсле.

Ә җимеше, җимеше,
Ачысы бар, төчесе!
Яңа пешкән күмәчтер
Кайнар кояш төслесе.

Әткәм кебек тырыш көз,
Әнкәм кебек юмарт көз.
Көзләр юмарт булганга
Бик бәхетле, бик шат без.