«САФ балачак» - шигырьләр
Яңа ел турында шигырьләр

«Чыршы әйләнәсендә»

Каршылыйк, дуслар, бергәләп:
Яңа ел килә безгә!
Әнә күпме кунак килгән
Әйләнә - тирәбезгә.

Йолдызлар төшеп кушылган
Чыршыдагы утларга.
Кыш бабай белән Кар кызы
Килгән безне котларга.

Кыш бабай килгәч булачак
Котлаулар да, бүләк тә!
Яңа елда чынга ашар
Теләгән һәр теләк тә!

Яңа елның бәхетле ел
Буласын без беләбез.
Шуңа күрә бергәләшеп
Яңа елга керәбез!