«САФ балачак» - шигырьләр
Әби-бабай турында шигырьләр

«Молодец минем әби»

Бөтен эш кулыннан килә,
Әй уңган минем әби!
Мин дигәндә - ул идәндә,
Көчен һич тә җәлләми.

Алъяпкычларым үтүкли,
Көн дә чәчләрем үрә.
Якаларым гел ак минем
Әби юганга күрә.

Китап-дәфтәрләремне дә
Гел карап кына тора,
Ертылган битләре булса
Тота да ябыштыра.

Күңелләре күтәрелә
Бер ертыкны ямаса.
Минем өчен укырга да
Барыр иде… яраса.