«САФ балачак» - шигырьләр
Әби-бабай турында шигырьләр

«Минем бабай»

Читек-кәвешләрен киеп,
Башка түбәтәен элеп,
— Әссәламе галәйкем, — дип,
Сәлам бирә өйгә кереп.

Тыйнак кына үтә түргә,
Һәр кешегә башын иеп.
Кулларын өскә күтәрә:
— Өйгә дога кылыйк, — диеп.

Бәрәкәт теләп тормышка,
Дога кылыр өеп-өеп.
Куйган сыйны авыз итәр,
— Оҗмах нигъмәтләре, — диеп.

Бала-чагаңны онытмый,
Чыга хәер өлешләре.
Кесәсендә йөри аның
Конфет, өрек җимешләре.

Тәмле итеп сүзен сөйләр,
Моңлы итеп аять көйләр.
Ак сакаллы, ак күңелле
Бабам белән ямьле өйләр.