«САФ балачак» - шигырьләр
Җәй турында шигырьләр

«Август»

Җиләкләр беткән чаклар,
Шомыртлар кипкән чаклар.
Бәрәңге үскән чаклар,
Алмалар пешкән чаклар.


Миләшләргә бүрек-бүрек
Кызыл ут капкан чаклар.
Арыш башакларын уып,
Куаныч тапкан чаклар.


Төрле-төрле эшләпәле
Гөмбәләр үскән чаклар.
Бөтен авыл белән бергә
Уракка төшкән чаклар.


Өем-өем помидорлар
Кызарып яткан чаклар.
Җир җимереп болыннарда
Колыннар чапкан чаклар.


Белдеңме инде син, дус,
Менә нинди ул август!