«САФ балачак» - шигырьләр
Кыш турында шигырьләр

«Гыйнвар бабай»

Үтеп бара әнә
Гыйнвар бабай,
Кар өстеннән шыгыр-шыгыр атлап.
Сакалларын җилләр җилфердәтә,
Керфекләрен бәсләр сарган ап-ак.
Як-ягына борылып карамый ул,
Уе бик тә еракларга киткән.
Иңнәренә аның карлар булып
Шыбыр-шыбыр йолдыз ява күктән.
Бара гыйнвар горур гына атлап,
Адымнары авыр һәм дә салмак.
Сакчылары боз-сөңгеләр тотып
Як-ягыннан бара аны саклап.