Без инде күптән уяндык,
Тышта кояш яп-якты.
Төнге сменадан кайтып,
Әти йокларга ятты.
Безгә әйтте шауламаска,
Дөбер-шатыр килмәскә.
Киләбезме соң, килмибез —
Шуны гына белмәскә!
Йөрибез әкерен генә,
Аяк очына басып.
Сөйләшсәк тә сөйләшәбез
Үзара пышылдашып.
— Тсс, Фәсхетдин, сызгырынма!
— Искәндәр, куй чүкечне!
-Тәнзилә, дим, саграк кылан,
Шалтыратма чүмечне!
— Әти йоклый, шауламагыз!
Сиңа әйтәм, Сәгадәт!
— Сөгъдәне ник елатасың,
Гайнулла, бу ни гадәт?
— Фирая, җитте сиңа да,
Шудырма урындыкны!
… Илһамия, сикерергә
Урамда урын юкмы?
Шыпырт кына чыгып әти
Қарап торган ишектән.
Шул хәтле ду килүгә соң
Ишеткәндер, ишеткән…
Бер-беребезне тыя-тыя
Шундый кызып киткәнбез —
«Қычкырма!» да «Шаулама!» дип,
Шаулашабыз икән без…
Тышта кояш яп-якты.
Төнге сменадан кайтып,
Әти йокларга ятты.
Безгә әйтте шауламаска,
Дөбер-шатыр килмәскә.
Киләбезме соң, килмибез —
Шуны гына белмәскә!
Йөрибез әкерен генә,
Аяк очына басып.
Сөйләшсәк тә сөйләшәбез
Үзара пышылдашып.
— Тсс, Фәсхетдин, сызгырынма!
— Искәндәр, куй чүкечне!
-Тәнзилә, дим, саграк кылан,
Шалтыратма чүмечне!
— Әти йоклый, шауламагыз!
Сиңа әйтәм, Сәгадәт!
— Сөгъдәне ник елатасың,
Гайнулла, бу ни гадәт?
— Фирая, җитте сиңа да,
Шудырма урындыкны!
… Илһамия, сикерергә
Урамда урын юкмы?
Шыпырт кына чыгып әти
Қарап торган ишектән.
Шул хәтле ду килүгә соң
Ишеткәндер, ишеткән…
Бер-беребезне тыя-тыя
Шундый кызып киткәнбез —
«Қычкырма!» да «Шаулама!» дип,
Шаулашабыз икән без…