«САФ балачак» - шигырьләр
Әтиләр турында шигырьләр
«Шауламагыз, әти йоклый»
Без инде күптән уяндык,
Тышта кояш яп-якты.
Төнге сменадан кайтып,
Әти йокларга ятты.
Безгә әйтте шауламаска,
Дөбер-шатыр килмәскә.
Киләбезме соң, килмибез#nbsp;—
Шуны гына белмәскә!
Йөрибез әкерен генә,
Аяк очына басып.
Сөйләшсәк тә сөйләшәбез
Үзара пышылдашып.
—#nbsp;Тсс, Фәсхетдин, сызгырынма!
—#nbsp;Искәндәр, куй чүкечне!
-Тәнзилә, дим, саграк кылан,
Шалтыратма чүмечне!
—#nbsp;Әти йоклый, шауламагыз!
Сиңа әйтәм, Сәгадәт!
—#nbsp;Сөгъдәне ник елатасың,
Гайнулла, бу#nbsp;ни#nbsp;гадәт?
—#nbsp;Фирая, җитте сиңа да,
Шудырма урындыкны!
… Илһамия, сикерергә
Урамда урын юкмы?
Шыпырт кына чыгып әти
Қарап торган ишектән.
Шул хәтле ду#nbsp;килүгә соң
Ишеткәндер, ишеткән…
Бер-беребезне тыя-тыя
Шундый кызып киткәнбез#nbsp;—
«Қычкырма!» да#nbsp;«Шаулама!» дип,
Шаулашабыз икән без…
Шәүкәт Галиев