«САФ балачак» - шигырьләр
Әтиләр турында шигырьләр

«Әти белән бергәләп»

Әниләрнең бәйрәмендә
Безнең өйдә бер гадәт:
Чәй табыны әзерлибез
Әти белән бергәләп.

Ашыгып, чәкчәк ясыйбыз,
Пешеп килә бавырсак.
Я, кайсына өлгерергә,
Бигрәкләр дә авыр чак.

Өйдәгеләр уянганда
Әзер инде һәммәсе,
Әти әйтә: — Булганы шул,
Ни диярсең, әнкәсе?

Әнием бер безгә карый,
Бер безнең сыйга карый:
— Бу кадәрле нигъмәтләрдән
Өстәл сынмаса ярый.

Әй, мактыйлар безнең сыйны:
— И тәмле соң, уңган соң!
Әти белән мин пешергәч,
Нигә тәмле булмасын!