«САФ балачак» - шигырьләр
Әтиләр турында шигырьләр
«Әти белән бергәләп»
Әниләрнең бәйрәмендә
Безнең өйдә бер гадәт:
Чәй табыны әзерлибез
Әти белән бергәләп.
Ашыгып, чәкчәк ясыйбыз,
Пешеп килә бавырсак.
Я, кайсына өлгерергә,
Бигрәкләр дә авыр чак.
Өйдәгеләр уянганда
Әзер инде һәммәсе,
Әти әйтә: — Булганы шул,
Ни диярсең, әнкәсе?
Әнием бер безгә карый,
Бер безнең сыйга карый:
— Бу кадәрле нигъмәтләрдән
Өстәл сынмаса ярый.
Әй, мактыйлар безнең сыйны:
— И тәмле соң, уңган соң!
Әти белән мин пешергәч,
Нигә тәмле булмасын!
Газиз Нәбиуллин