«САФ балачак» - шигырьләр
Кыш турында шигырьләр

«Йомшак кыш яратабыз»

Бигрәк йомшак кыш килде,
Күңелемә хуш килде.
Юраганым юш килде.

Көне буе тышта без.
Кар бабайлар, аюлар
Әвәләргә оста без.

Чаңгыда да шуабыз,
Чанада да шуабыз,
Шулай чирне куабыз.

Тыштан арып керәбез.
«Әлли-бәлли-бәү"не дә
Төштә генә күрәбез.