«САФ балачак» - шигырьләр
Кыш турында шигырьләр

«Йомшак кыш яратабыз»

Бигрәк йомшак кыш килде,
Күңелемә хуш килде.
Юраганым юш#nbsp;килде.

Көне буе тышта без.
Кар бабайлар, аюлар
Әвәләргә оста без.

Чаңгыда да#nbsp;шуабыз,
Чанада да#nbsp;шуабыз,
Шулай чирне куабыз.

Тыштан арып керәбез.
«Әлли-бәлли-бәү"не дә
Төштә генә күрәбез.