«САФ балачак» - шигырьләр
Әби-бабай турында шигырьләр

«Әби белән Нәби»

Карлар ера-ера
Әби суга бара.
Авыл коесына
Шактый ерак ара.

Йә сөртенеп ала,
Йә төртелеп кала;
Тормыш итүләре
Ялгыз кыен аңа.

Аның атлауларын
Күргәч бер көн Нәби,
Чиләкләрен алып,
Әйтте: «Яле, әби,
Җилтерәтеп кенә
Үзем илтеп куйыйм —
Әле көн бик озын,
Көтеп торыр уен".

Һәркөн, карлар ерып,
Суга бара Нәби.
«И тәүфыйклы җан», — дип,
Рәхмәт укый әби.