«САФ балачак» - шигырьләр
Әтиләр турында шигырьләр

«Әтиле булу кирәк»

«Әти» дигән тәмле сүзне
Туктаусыз әйтер өчен,
Йөрәкләрнең, беләкләрнең
Арттыру өчен көчен
Әтиле булу кирәк!

Әтиле булу кирәк,
Әтиле булу — терәк.
Әтиле малай-кызларның

Һәрвакыт көчле беләк!
Һәрвакыт көчле беләк,
Әтиле булу — бүләк.
Дус-ишләрең арасында

Бу — мин! — дип, тибә йөрәк!
Бу — мин! — дип, тибә йөрәк,
Бездә Һаман бер теләк:
Әтиле булу кирәк,
Әтиле булу кирәк!