«САФ балачак» - шигырьләр
Әтиләр турында шигырьләр

«Әтиле булу кирәк»

«Әти» дигән тәмле сүзне
Туктаусыз әйтер өчен,
Йөрәкләрнең, беләкләрнең
Арттыру өчен көчен
Әтиле булу кирәк!

Әтиле булу кирәк,
Әтиле булу#nbsp;— терәк.
Әтиле малай-кызларның

Һәрвакыт көчле беләк!
Һәрвакыт көчле беләк,
Әтиле булу#nbsp;— бүләк.
Дус-ишләрең арасында

Бу#nbsp;— мин! —#nbsp;дип, тибә йөрәк!
Бу#nbsp;— мин! —#nbsp;дип, тибә йөрәк,
Бездә Һаман бер теләк:
Әтиле булу кирәк,
Әтиле булу кирәк!