«САФ балачак» - шигырьләр
Әтиләр турында шигырьләр

«Әти бәйрәме көнне»

Әти бәйрәме көнне
Без пешердек пилмән.
«Шундый тәмле булган —
Бөтен җире килгән."
(Бусын әти әйтте.)

«Челтәр-челтәр читләгән — «
Камыры тишелмәгән,
Пилмән пешерүченең
Көче бушка китмәгән".
(Бусын әби әйтте.)

«Кызым да бит булышты:
Борычлашты, тозлашты,
Сарымсагын, суганын
Кирәк кадәр салышты".
(Бусын әни әйтте.)

«Әнием камыр җәйде,
Итен турап чыгарды,
Әнием тырышмаса,
Шулай матур чыгармы?"
(Бусын мин әйттем.)