«САФ балачак» - шигырьләр
Әниләр турында шигырьләр

«Үсәсем бар»

Минем әни шундый әйбәт —
Мактап кына тора ул:
«Улым бигрәк уңган!» — диеп,
Миңа канат куя ул.
Әни мине мактаганда
Очып китәрдәй булам.
Бер талпынсам, йолдызга да
Менеп җитәрдәй булам!
«Эшчән кеше тиз үсә», — ди,
Белми әйтмәс әнием!
Үсәсем бар, — мин бит әле
Төпчек улы әнинең.
Кушканны да көтми эшлим —
Бик үсәсем килә ич!
Көн дә үсәм, әниемә
Зур-зур егет кирәк ич!