«САФ балачак» - шигырьләр
Әниләр турында шигырьләр

«Үсәсем бар»

Минем әни шундый әйбәт#nbsp;—
Мактап кына тора ул:
«Улым бигрәк уңган!»#nbsp;— диеп,
Миңа канат куя ул.
Әни мине мактаганда
Очып китәрдәй булам.
Бер талпынсам, йолдызга да
Менеп җитәрдәй булам!
«Эшчән кеше тиз үсә»,#nbsp;— ди,
Белми әйтмәс әнием!
Үсәсем бар,#nbsp;— мин бит әле
Төпчек улы әнинең.
Кушканны да көтми эшлим#nbsp;—
Бик үсәсем килә ич!
Көн дә үсәм, әниемә
Зур-зур егет кирәк ич!