«САФ балачак» - шигырьләр
Әтиләр турында шигырьләр

«Әти йорт төзи»

Минем әти — йорт төзүче,
Ул сала биек йортлар.
Ул салган яңа йортларда.
Балкып торалар утлар.
Минем әти — кирпеч түши
Нык итеп, тыгыз итеп —
Матурлап, сырлап, шомартып,
Турылап, тигез итеп.
Югарыда көчле кран
Әйләнеп, йөреп тора.
Шушы машина әтигә
Кирпечләр биреп тора.
Көн саен йорт үсә бара,
Биеккә күтәрелә.
Әтием дә күтәрелә
Шушы йорт белән бергә.
Хәзер инде ул йортны мин
Тәрәзәдән дә күрәм.
Хәтта аның рәсемен дә
Дәфтәремә төшерәм.