«САФ балачак» - шигырьләр
Җәй турында шигырьләр

«Җәй җыры»

Сау бул инде көзгә хәтле,
Китәбез, мәктәп, синнән.
Көтә безне җәй рәхәте,
Ул безнең өчен килгән.
Исәнме, әй!
Ямьле җәй!
Сәлам сиңа, яшел дус!
Бәллүдәй
Куйныңны җәй,
Чәчкә-гөлләреңне суз!
Чакыра җәй урманнарга,
Кошлар сайраган җиргә.
Тар, яшерен сукмакларда
Качып, уйнап йөрергә.
-Аһа-һа-һау!
Сез кайдау?
Килегез, дуслар, бире!
-Без мондау!
Аһа-һа-һау!
Кайдан табыйк без сине?
Чакыра җәй басуларга,
Походларга китәргә,
Әти, әни, абыйларга
Эштә ярдәм итәргә.
Исәнме, әй!
Ямьле җәй!
Көннәрең матур килсен.
Үстер, җәй,
Гәрәбәдәй
Бодайлар безнең өчен!