«САФ балачак» - шигырьләр
Яңа ел турында шигырьләр

«Ак юл кирәк»

Ак мамыктай кар көтә
Минем агач көрәгем.
Яңа елга чыгарга
Ап-ак юллар кирәген
Онытты кар болыты.

Җилем, җилем, җилкәем,
Көчле дә син, җитез дә,
Аңлачы хәлебезне,
Ак дөнья кирәк безгә,
Пакь дөнья кирәк безгә.

Алып кил кар болытын
Ап-ак кар яудырырга:
Шәһәр-шәһәр уйнарга,
Таудан чана шуарга,
Яңа елга чыгарга,
Ак юллар кирәк безгә,
Пакь еллар кирәк безгә!